Балалар-яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 ноябрендә Күтәмә  һәм Әккәрәй урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә прокуратура, полиция, сәламәтлек саклау, мәгариф, ЮХИДИ кебек профилактика структуралары вәкилләре катнашында балалар-яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау буенча балалар-ата-аналар җыелышлары уздырылды.

Җыелышта балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне профилактикалау, шул исәптән балаларны һәм яшүсмерләрне экстремистик җинаятьчел төркемнәргә җәлеп итүне профилактикалау, ата-аналарга һәм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү, балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, Интернет челтәрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту, елның кышкы вакытында травматизмны профилактикалау мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International