Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте

2026 елның 8 мае, җомга

           Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
          Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең  махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын  яңарту, шулай ук цифрлы профильне  урнаштыру тәртибен аңлаталар. 
            Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган.
           Пенсия  яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә  цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы,  үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның  һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр.
            Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм  QR-код формалаштырырга өйрәнәләр.


        "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган  уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану  уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату,  үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе  эшли).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International