2 сентябрь көнне Лашман авылында яшәүче Сәлахов Равгать Кашап улына 90 яшь тулды. Бу көнне аны Чирмешән муниципаль районы башлыгы исеменнэн котладылар һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
-Сугыш башлануны радио аша игълан иттеләр, миңа ул вакытта 10 яшь иде, мин бу көнне бик төгәл хәтерлим, – дип сөйли юбиляр, - Әтием безнең авыл колхозында хисапчы иде, ә моңа кадәр леспромхозда хисапчы булып эшләде. Сугыш башлангач аларны колхоздан фронтка алалар, анда яралана, тугыз ай Омск шәһәре госпиталендә үткәрә һәм яңадан фронтка китә, анда Ленинград сыгышында һәлак була. Күршебез әтинең үлеме турында хәбәр итте. Әнинең елаганын хәтерлим, без ул елый диеп аның белән бергә еладык.
Без гаиләдә алты малай идек, кече энебез Рашат, әти сугышка киткәч туды. Бу тормышта мин күп күрдем. Сыер асрадык,үгез тоттык, транспорт кирәк иде.
Миңа унҗиде яшь булганда, әни вафат булды, ул туберкулез белән авырды, кечкенәбезгә нибары җиде яшь булган иде. Янәшәбездә яшәгән ике туганнан туган апабызга, безгә һәр яктан ярдәм булды ул. Хәтерлим әле, өченче энемне Андижан шәһәренә әниемнең әтисе белән бер туган абыебыз алып китте, әмма ул анда озак гомер итмәде, ике, өч айдан сон кире кайткан Әсхәт, бер капчык үзбәк җиләк-җимешен алып кайткан. Бишенче энебезне токарь Рәхмәтулла абый алды, балалары юк, һәм алар энемнән әти-әнисе дип әттермәкче булганнар, әмма энем анда торалмады, өйгә кайтты. Бер көнне хәрби комиссар колхоз рәисе белән килде, өлкәннерәк малайларга Суворов училищесына укырга китәргә тәкъдим иттеләр, ләкин без бармадык. Ике энемне Чистай балалар йортына алалар, анда җиденче һәм сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы яшиләр һәм алга таба Казан шәһәрендә училищеда белем алалар. Аларның берсе Казанда токарь булып эшли һәм яши, ә икенчесе армиядә хезмәт иткәннән соң Ташкентка китә, анда шахтер булып эшли.
Мин чабата үрергә өйрәндем, бер атна эчендә бер капчык үрәмдә, Чирмешәнгә базарга китәм. Казанга Ульяновск аша товар поездларында атланмай сатарга бара идем.
Өч ел армиядә хезмәт иткәннән соң, энем мине күрше кызына өйләнергә үгетли. Шулай яши башладык бер йортта, мин, хатыным һәм минем энеләрем. Өч кызыбыз һәм өч улыбыз туды. Тик гаилә бәхете озак дәвам итмәде – кырык яшьтә хатыным вафат булды, мин балаларым белән ялгыз калдым.
"Әтиебез бик кырыс, игътибарлы һәм игелекле кеше. Өч кызы да педагоглар булып эшлибез. Без аңа бик рәхмәтле» -ди кызы.
Бу авырлыклар Равгат Кашаповичның холкын сындырмаган, киресенчә, тормышның матурлыгын күрергә, һәр үткән көннең кадерен белергә өйрәткән. Бүген дә ул эшсез утырмый – бакчаны карап тота, барысын да үзе башкара, күп еллар хатын-кыз игътибарыннан башка яшәсә дә, урамдагы һәм ойдәге пөхтәлек һәм тәртип һәркемне сокландыра.
Юбилярның ундүрт оныгы, сигез оныкчыгы бар, алар уңышлары белән куандыралар һәм еш кына аның янына киләләр.