Рәшидә Фәттах кызы Төхватуллинага -90 яшь.

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Ул елларда эшләгән апаларны, балаларны хаклы рәвештә тыл батырлары дип әйтергә кирәк. Шушы көннәрдә Утыз Имән авылында  Гирфанов  урамында гомер итүче тыл ветераны Рәшидә Фәттах  кызы Төхватуллинаны   Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хаты белән һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы исеменнән  Яңа Кади  авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Аминов , туган якны өйрәнү музее директоры Лилия Селезнева һәм «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  бүлеге мөдире Галия Хөснетдинова  90 яшьлек юбилее белән котладылар.

   Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны Рәшидә Фәттах улы хәтер сандыгындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда Рәшидә апага нибары 10 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала.

 «Мин 1931 елның 6 сентяберендә Чирмешән  районы  Утыз Имән  авылында  гаиләдә беренче бала булып туганмын.

 Сугыш башлану турында хәбәрне ишеткәч, авыл белән кайгырдык. Барлык ир-егетләр сугышка киттеләр, авылда карт-коры, безнең кебек бала-чага гына калды. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте, ә халык барыбер бирешмәде, соңгы чиккә кадәр тырышты. Әти 1941 елда сугышка китеп, аягына яра булып кире кайтты. 10 яшьтән ачлы-туклы килеш колхоз эшендә бил бөгүләр – барысы үтте минем баштан. Ул елларның бер мизгеле дә истән чыкмый. Аларны сөйләп бетереп булмый. Әнине мин карадым,анын хаер фатихасы белән исән сау шул яшемә җиткәнмен дер диеп уйлыйм.

Яүдәм кечкенә булса да мин яхшы уракчы булып санала идем. Арышны уруы авыррак, солыны җиңелдән ура идем. Ашлыкның һәр бөртеге бик кадерле иде бит. Бодай, солы басуларында алабута, әрем, билчән ише чүп үләннәрен утый идек. Кызу көннәрдә бик авыр иде.

 Ул  үзенең сугыш елларындагы тормышын озак сөйләде. Аның 90 яшьтә булуына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә сокланып утырдык.  Булачак тормыш иптәшем Миншакир  белән  өйләнештек,7  бала үстердек,соңгы ике малайлар –игезәкләр.

Рәшидә апа белән әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Бүгенгесе көндә ул игезәк сонары гайләсе белән яши . Рәшидә Фәттах кызының 17 оныгы һәм  оныкчыклары да бар. Балаларының игътибарын, назын тоеп, тыныч-имин тормышка куанып яши ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International