Чирмешәнлеләр «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясенә кушылды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

10-12 сентябрь көннәрендә Россиядә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Теләге булган һәркем татар теле буенча белемнәрен тикшерә ала.

Кичә, 10.09.21 елда, бу акциягә Чирмешән районы халкы да кушылды. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Аның максаты-татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел чара онлайн-форматта да узды. Шулай ук аның язуы өчен офлайн мәйданчыклар оештырылды: районның 26 мәктәбендә, 14 балалар бакчасында, мәгариф бүлегендә, 16 авыл мәдәният йортында, район мәдәният йортында, үзәк мәчеттә һәм «Мөшбикә» мәчетендә, Үзәк китапханәдә, аграр техникумда һәм «Орион» яшьләр үзәгендә диктант язу өчен район буенча 63 мәйданчык эшләде.

"2021 ел республикада туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителде. Быел "Татарча диктанты" акциясендә 3500дән артык чирмешәнле катнашты. Катнашучылар - төрле милләт вәкилләре. Димәк, татар теленә кызыксыну арта гына бара. Диктант нәтиҗәләрен www "diktant.tatar" сайтында карарга мөмкин..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International