Якынча мәгълүматларга караганда, «Милләтләр кроссы – 2021»дә 500 гә якын кеше катнашкан.
Йөгерештә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов сәламләде:
"Дуслар, бу елның барлык кыенлыкларына карамастан, без сезнең белән районда «Милләтләр кроссы – 2021» Бөтенроссия йөгерү көнен уздырабыз. Бу вакыйга - үзләренең спорт талантларын күрсәтү һәм вакытны файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Стартка чыккан барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Барыгызга да яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек телим! Спорт белән шөгыльләнегез, үз алдыгызга яңа максатлар куегыз, - диде Рәшит Мөдәрис улы.
Спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре дә чыкты.
Безнең район территориясендә массакүләм спорт чараларын үткәрү халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүнең, сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһим адымы булып тора.