Халык санын алу-халыкның саны, аның структурасы, ил территориясе буенча бүленеше турында төп мәгълүмат чыганагы. Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре нигезендә Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше фаразлары һәм программалары эшләнә.
Россия Федерациясендә даими яшәүче, хезмәт һәм шәхси ихтыяҗлары буенча вакытлыча илдә яшәмәгән яки чит илдә яшәгән, россия гражданлыгы булган, әмма чит илләрдә даими яшәүче барлык халык исәпкә алынырга тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары (легально яки легаль булмаган рәвештә), шулай ук гражданлыгы булмаган затлар да исәпкә алынырга тиеш. Билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар да исәпкә алынырга тиеш.
Статистлар исэпкә алу кэгазен сораштылучының сузләреннән чыгып кына тутыралар. Кешенең пропискада булуы әһәмияткә ия тугел. Әгәр дә сез, ниндидер сәбәпләр аркасында, яшәү урыны буенча исәпкә алучы белән очраша алмыйсыз икән, шул ук чорда стационар участокта исәпкә алу узарга мөмкин. Барлык граңданнарга да тубәндәге сораулар биреләчәк: туган урыны һәм датасы, граңданствосы, милләте, никах торышы, белеме һәм укыган урыны, яшәү чыганагы, эш белән тәэмин ителүе.Торак һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Исәпкә алу сорауларына җавап бирү күп вакытны биләмәячәк, чөнки сораулар җентекләп җаваплар таләп ителми торган итеп формалаштырылган. Исәпкә алуда катнашу 15 минутны гына биләсә дә, киләсе 10 ел тормышыгызга йогынты ясый.
Халык санын алу барышында җыелган барлык мәгълүматлар дә аноним рәвештә башкарыла, сораштырылучының фамилияләре, исеме, адресы язылмый. Исәпкә алу кәгазьләрендәге халык турында белешмәләр таратылырга тиеш түгел һәм бары рәсми статистик мәгълүматларны формалаштыру өчен генә эшкәртелә.
2021 елда 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу - соңгы традицион һәм беренче тапкыр цифрлы форматта башкарылачак. Бу-электрон планшетлар, кушымталар, геолокация карталарын куллану, интернет аша исәпкә алу мөмкинлеге тудырачак. Алда торган халык санын алуның төп яңалыгы -Чирмешән районында яшәүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булу.
Район дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгече: Гөлназ Гайсина