Туган як тарихы музеенда 2 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары өчен музей дәресе узды. Балаларны дөньяның гадәти булмаган музейлары: бәрәңге, шоколад, шпионаж музее, су музее белән таныштырдылар, шулай ук Мисырның Александрий музее, Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Кунсткамер, Дәүләт Третьяков галереясы һәм корал палатасы, Испаниядә Прадо музее, Лондонда балавыз сыннары музее, Парижда Лувр турында сөйләделәр. Дәрес ахырында «Дөньяның гадәти булмаган музейлары» дигән видеоролик күрсәтелде.