Сайлау участокларында концертлар узды!!

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында урнашкан сайлау участокларында иртәдән музыка уйнады, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре үз көчләре белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Алар башкаруында дәртле җырлар чарага бәйрәм кәеф өстәде. Участокта билгеләп үтелгәнчә, гражданнар да сайлауларга актив килә.
- Сайлаулар тыныч узды. Өлкән яшьтәге кешеләр аеруча активлык күрсәтә. Чөнки алар үзләренең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, әлеге чараның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлыйлар.

 Концерт тамашачылар өчен дә, катнашучылар өчен дә истә калырлык булды.

Рәсми өлештән соң катнашучылар белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International