Чирмешән җирендә туристлар очрашуы

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Бөтендөнья туризм көне алдыннан район инвалидлар җәмгыяте "Без туристлар-оптимистлар" дигән чара оештырды. Чакырылган җиде команда арасыннан бишесе - Яңа Чишмә, Исаклы, Камышлы, Келәүле һәм Чирмешән районнары катнашты. Инвалидлар җәмгыяте бинасында кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Гөлгенә Харисова сәламләделәр. Катнашучылар туган як тарихы музеенда булдылар, гитара һәм гармунда уйнап   җырладылар, өстәл һәм спорт уеннары уйнадылар, туризм темасына биремнәр үтәделәр.  Барлык кунакларны да поход боткасы һәм самавырдан кайнар чәй белән сыйладылар. Һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырылды, аларны сатып алуда "Аксу Агро" ҖЧҖ ярдәме күрсәтте. Хәтта яңгыр да тарихи валда җылы очрашуга комачауламады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International