Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең сизгер һәм кайгыртучан кулларда иң кадерле-балаларыбыз. Сез кечкенә кешенең шәхесен үстерүгә күп көч һәм энергия саласыз, һәр сабыйның иминлеге турында кайгыртасыз. Сезнең көндәлек игелекле хезмәтегез районның иң кечкенә кешеләренә тормышта беренче адымнарын ясарга, аларда игелеклелек, намуслылык һәм кызыксынучанлык кебек искиткеч сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.
Бу бәйрәм көнендә балаларга булган чиксез мәхәббәтегез, һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезнең игелек һәм педагогик осталыгыгыз һәр көнне сезнең тәрбияләнүчеләрегез өчен шатлыклы һәм кызыклы булсын!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, бәхет һәм иминлек телим!