Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.
Дәүләт хезмәтләре порталында 8 ноябрьгә кадәр онлайн язылырга, исәпкә алучы белән өйдә исәпкә алуны узарга яки 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алу участогына мөстәкыйль рәвештә барырга мөмкин.
Статистика өчен мөһим, барлык кешене, хәтта йортсызларны да исәпкә алу. Илдә халык санын алмаган беркем дә калырга тиеш түгел. Һәм менә бу бөтен эш исәпкә алучылар җилкәсенә төшә.