Инвалидлар җәмгыяте оештырган "Миләш балы"на төрле авыллардан ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр чакырылган иде. Аларның күбесе лаеклы ялда, әмма алар арасында җәмәгать тормышында актив катнашучылар да бар.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова кунакларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде һәм җәмгыять рәисе Мәдинә Талиповага һәм аның урынбасары Ирина Митяевага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт программасы да кунаклар күңеленә хуш килде. Программаны алып баручылар тәкъдим иткән уеннарда һәм конкурсларда да үзләрен сынап карарга мөмкин булды.
Сүз дә юк, бәйрәм чарасында катнашучылар бу бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.