Чирмешән муниципаль районы башлыгы Ф. М. Дәүләтшинның өлкәннәр көне белән котлавы!

2021 елның 1 октябре, җомга

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу дата өлкән буын кешеләренә аларның яшьләре турында искәртү түгел, ә сезгә – әти-әниләребезгә, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә, районыбыз үсешенә керткән өлешләре, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сезнең җилкәгездә зур тормыш. Сез заманнар һәм буыннар бәйләнеше булып торасыз. Сезнең белемнәрегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә.

Сез - әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Сезгә районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз хөрмәт уята.

Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватанның бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга, өлкән буынга аерым рәхмәт.

Лаеклы ялда булучыларны, әле дә эшләүләрен дәвам итүчеләрне котлыйм. Олы еллар тынычлык өчен сәбәп булып тормасын, ә тормыш көче озакка җитсен! Сезгә нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан мәхәббәт һәм игътибар телим!

Хөрмәт белән,район башлыгы Ф. М. Дәүләтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International