Бүген , Чирмешән районының "Био Агро" ҖЧҖ базасында туфракны эшкәртү, минераль ашламалар кертеп, сөрүлек катламын тирәнәйтү буенча семинар узды.
"Районда мондый семинарлар авыл хуҗалыгы өчен гадәти эш. Алар цехтагы хезмәттәшләре белән бергә хаталарын җентекләп аңлар өчен һәм һәрвакыт дөрес һәм нәтиҗәле эшләү өчен кирәк", - диде Чирмешән районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин.