Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм! Сезнең һөнәр җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез, хезмәт итәргә һәм фикер йөртергә, иҗади кешеләр булырга өйрәтәсез. Яшь укытучылар өчен үрнәк булып эшләүләрен дәвам итүче педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Кадерле укытучылар, сезнең бәһасез, фидакарь хезмәтегез, игелек һәм сизгерлегегез, зирәклегегез, белемегез, һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә уңышлар телибез!
Сезне беркайчан да энтузиазм, балаларга мәхәббәт, укыту һәм укырга, иҗат итәргә һәм һөнәри осталыкның яңа үрләрен яуларга омтылыш ташламасын!
Хөрмәт белән, Район башлыгы Ф. М. Дәүләтшин.