Районда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чараларының ничек узуы турында

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

1. Күркәм традиция буенча районның һәр оешмасы үз ветераннарын өйләренә барып котлады, аларга азык-төлек пакетлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

2. 08.00 сәгатьтә социаль челтәрләрдәге рәсми порталларда  район башлыгы Ф.М. Дәүләтшинның рәсми котлавы чыкты.

3. 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында "Зирәклек һәм мәрхәмәтлелек көне белән" дигән бәйрәм концерты булды, анда районның барлык оешма-учреждениеләреннән ветераннар чакырылган иде.

4. 13.00 сәгатьтә район башкарма комитеты җитәкчесе И. Н. Шәйдуллин катнашында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бәйрәм концерты булды. Биредә яшәүчеләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. А. Сөләймановтан азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

5. 14.00 сәгатьтә "Пушкин картасы" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында, район мәдәният йортында "Тере тарих" дип исемләнгән патриотик дәрес узды.  Дәрес 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен узды. Чара барышында балалар "Ветеран" ансамбльнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ветераннарыбызның тавышын тыңладылар, сораулар бирделәр, "Ике буын" интерактивында катнаштылар.

6. Бәйрәм чаралары барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Иртәдән кичкә кадәр ветераннарны өйләренә барып котладылар, аларга җылы, күңелле концертлар бүләк иттеләр, видео котлаулар җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International