Мемориаль үзәктә килүчеләр өчен мәгълүмати сәгать

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Һәр көнне безнең районның мемориаль үзәгенә өлкән яшьтәге кешеләр һәм район үзәге мәктәпләре укучылары килә. Аларның кайберләре үз документларын, гаилә ядкарьләрен, фотосурәтләрен бүләк итеп бирүләре күңелле. Бүген 1 нче Чирмешән урта мәктәбе  укучылары һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар өчен экспозиция заллары буенча күзәтү мәгълүмати сәгатьләре үткәрелде. Балалар һәм кунаклар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сорауларын бирделәр һәм үзәк хезмәткәрләре сөйләгән чор атмосферасына чума алдылар.

Безнең музей эш көннәрендә көн саен ачыла. Барыгызны да  Чирмешән районы тарихы дөньясына чумарга чакырабыз, анда сез күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белерсез, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең фотосурәтләре белән танышырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International