Кичә, 7 октябрьдә, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов белән берлектә авыл җирлекләре башлыклары өчен эшлекле киңәшмә үткәрделәр, анда районда вакцинация мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлбәттә, нәкъ менә вакцинацияләү турында сораулар күп күтәрелде, аларны хәл итү юллары да бар. Соңыннан Рәсилә Минхәерова барысына да нык сәламәтлек һәм вакциналаштыру мәсьәләләренә җитди карауларын теләде.