Чирмешән районы социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, туган як тарихы музее директоры Лилия Селезнева Алексей Якимовка Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.
Чирмешәндә 34 ел ипи пешерүче булып эшләгән Алексей Якимов икмәк заводының бөтенләй таралып бетүенә эче поша.
Ул 26 яшендә пекарьняда ипи пешерүче ярдәмчесе булып эшли башлый. Хәзерге больница шәһәрчеге территориясендә урнашкан бу пекарьняда ул вакытта кул көче белән тәүлегенә өч меңгә якын ипи пешерәләр.
-Әти ипи пешерүче булып эшли иде, ул минем укытучым булды, - диде Алексей Степанович. – Соңрак Әгерҗедә укып ипи пешерүче таныклыгы алдым. 1973 елда икмәк заводы ачылды, пенсиягә киткәнче шунда хезмәт куйдым.
Югары Ослан районында туы, үскән егет гомеренең күп өлеше Чирмешәндә үткәрә, ул инде үзен Чирмешән кешесе дип саный. Авыл кызы Клавдия белән 1960 елның 1 маенда гаилә коралар, шул елның көзендә үзләренә йорт өлгертеп, башка да чыгалар. Бер–бер артлы уллары Саша һәм кызлары Лена дөньяга килә. Кызганыч, Клавдия Алексеевнаның якты дөньядан киткәненә 10 елдан артык вакыт узган. Бүген Алексей Якимов кызы белән гомер итә. Авылда яшәүче улының гаиләсе дә әтиләре янына килми калган көннәре юк. Ике оныгы, бер оныкчыгы да бабалары янында еш булалар.
-Әти - бик яхшы кеше, безне җитеш тормышта яшәтте, - диде кызы Елена Алексеевна. – Инсульттан соң авыррак хәрәкәтләнсә дә, әле дә безнең башлангычларны куәтләп, үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Хәтере бик яхшы.
Реклама
Сугыш чоры баласы бүген дә элеккге елларны хәтерендә яңартты.
-Әти сугышка киткәндә әни дүрт бала белән калды, әби белән алты кеше. Мин, икенче бала, 10 яшемдә идем. 1943 елда тамак туйдыру бик авырлашты, запаслар бетте, - дип сөйләде юбиляр. – 15 сутыйлы бакчаның күп өлешендә җиләк-җимеш агачлары үсте, яшелчәгә урын аз. Җиләк-җимеш өлгергәч, Казанга алып барып сата идек.
Алексей Степанович 90 яшендә дә дөнья хәлләреннән хәбәрдар, телевизор карый, “Наш Черемшан”ны укып район яңалыклары белән танышып бара. Әле ул әдәби китаплар укырга ярата. Балалары аңа китапханәдән китапларны ташып кына тора. Юбиляр, аеруча, Шолохов, Симонов әсәрләрен яратып укый.
-Хәзерге заман авторларының китапларын да алып кайтып карыйбыз, тик аларны ошатмый. Күбрәк, сугыш турында укый, - диде кызы.