Әлмәттә «Безнең заман» фестивалендә 300 кеше иҗади көрәштә катнашты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

9 октябрьдә Әлмәттә «Наше время-Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона туры гала — концерты булды. Биредә иҗади көрәштә Татарстанның 15 муниципаль районыннан 300 башкаручы катнашты. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» категорияләрендә иҗади яшьләр өч категориядә көч сынашты.

Районнан фестивальдә халыкны социаль яклау бүлеге, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм "Орион"яшьләр үзәге коллективлары лаеклы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International