Үткән белән очрашуга

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне Әмир башлангыч мәктәбе укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Әлеге экскурсиянең максаты-туган як тарихын өйрәнү, күзаллауларын киңәйтү.

Балалар өчен музей заллары буйлап  экскурсия үткәрелде. Укучылар бик теләп тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар. Балаларга бигрәк тә «зоология почмагы» ошады, анда 40тан артык экспонат бар .

Балалар музей белән танышудан бик канәгать булдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International