Чирмешәндә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

17 октябрь көнне безнең илдә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үттеләр. Президент ике атна элек кенә гамәлгә куйган иң яшь бәйрәм. Хәзер ул ел саен октябрь аеның  өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк.

Хәер, Әтиләр көне - ул аларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерү өчен генә түгел, ә вакытны бергә үткәрү өчен дә сәбәп. Чирмешән авылы мәдәният йортында бу уңайдан "Әти булдыра" дип исемләнгән мәдәни-күңел ачу уены оештырылды.

Иң яхшы исем өчен көрәшкән җиде әти, ирләрен җиңүгә рухландырган җиде әни, һәм, әлбәттә, әтиләренең җиңүенә ышанган бик күп бала катнашты. Җиде сынаудан соң жюри әгъзаларына иң яхшыларны сайлау бик авыр булды, чөнки һәр гаилә теге яки бу конкурста үзләрен башкалардан яхшырак күрсәтте. Киеренке көрәш район артистлары башкаруында котлаулар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Конкурслар нәтиҗәләре  түбәндәгечә булды:

1. "Иң оригиналь әти" номинациясендә Талиповлар гаиләсе җиңү яулады;

2. "Иң җитез әти" номинациясендә Могыйновлар гаиләсе җиңүче булды;

3. "Иң акыллы әти" номинациясендә Хожаевлар гаиләсе җиңде;

4. Ә менә "Иң креатив әти" номинациясендә Минхановлар гаиләсенә тиңнәр булмады;

5. "Иң яхшы әти" номинациясендә Савельевлар гаиләсе җиңде;

6. "Иң перспективалы әти" номинациясендә Хәйдәровлар гаиләсе җиңү яулады;

7. "Әти булдыра" номинациясендә Латыйповлар гаиләсе җиңде.

Барлык катнашучылар да  дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International