Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында кисәтү-консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә республикада, көнбатыш районнарында:
- кар, юеш кар, яңгыр явачак;
-көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- күз күреме начараю.
Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..-1 тәшкил итәчәк, көн дәвамында һава +2..+7˚ градуска кадәр җылыначак. Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык, кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.