Бүген Чирмешән районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озаттылар

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Бүген, 25 октябрьдә Чирмешән хәрби комиссариатының җыелу пунктында хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы озату булды. Тиздән үз Ватанын якларга тиешле биш егетнең туганнары һәм танышларының күзләре яшьләнде. Хәрби хезмәткә чакырылучылар  нык булырга тырыштылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузилә Минхәерова,  котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларга  Дмитрий Палаткин мөрәҗәгать итте, ул хәрби хезмәткә алынучыларның хокукларын кыскача аңлатты һәм яхшы, тормыш киңәшләрен бирде. Соңыннан барлык никрутларга яшьләр бүлегеннән истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Бүген балалар Казан шәһәренә киттеләр, аннан Россия Кораллы Көчләре сафларына бүленәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International