Музейга бүләк

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Безнең музейдагы барлык экспонатлар диярлек бүләк ителгән,  музей ачылганнан бирле фондларны якташларыбыз тулыландыра.

Туган як тарихы музее фондлары яңа экспонатлар белән тулыланды. Радик Мөхәммәтшин музейга  экспонатлар бүләк итте: ВЦ-381 рекорд телевизоры, FUNAI видеомагнитофоны, DVD- проигрыватель, ике DVD-кассета, Серенада 306 транзистор радиола, тегү машинасы.

Шулай ук Газизовлар гаиләсе музейга агачтан балалар чаналары һәм кием үтүкләгеч бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International