«Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2021» конкурсының зона этабы

2021 елның 29 октябре, җомга

Конкурс авыр тормыш хәлләрендә булган яки җәмәгать тәртибен бозырга сәләтле балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштыручы затларга ярдәм итү, иҗтимагый куркыныч гамәлләр һәм җинаятьләр кылу өчен балигъ булмаганнар белән индивидуаль профилактик эш алып бару максатыннан үткәрелә.

Конкурста 11 район вәкилләре катнашты.

Презентация барышында һәр катнашучы җәмәгать тәрбиячеләре институтына, аерым алганда, тәрбияләнүчеләргә һәм хезмәттәшләренә, үз карамагындагы баланы тернәкләндерү буенча индивидуаль программа турында сөйләде.

Урманасты Үтәмеш авыл мәдәният йорты мөдире Носкова Фиалка Зуар кызы «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2021» конкурсының зона этабында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International