«Чуаш халкы: кичә, бүген, иртәгә» танып-белү сәгате

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә «халык уеннары» түгәрәге кысаларында «чуваш халкы: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «чувашларның этник тарихы һәм традицион мәдәнияте» дигән электрон презентация карадылар, анда безнең районда халык саны буенча икенче урында торучы чуаш халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар. Аннан соң балалар белән, чувашларның милли уеннары үткәрелде («Тили-рам», «көтүче һәм сарык», «баш һәм койрык» һ.б.). Чарада катнашучылар өчен «Чуваш китаплары – балаларга» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, ул милли чигешләр һәм кием-салымнар белән тулыландырылды, аңа күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International