Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

2021 елның 9 ноябре 18 сәгатьтән 10 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-төнлә һәм иртән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International