Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 12 ноябре 18 сәгатьтән 13 ноябрь 18 сәгатьткә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2021 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә көчле кар;
- төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран, вакыты белән 1000 метрдан ким;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, кар боткасы.