Чирмешән аграр техникумы студентлары хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында республика спартакиадасының зона этабында катнаштылар

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Нурлат шәһәренең "Тулпар" спорт сараенда 2021 елда армиягә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы узды.

Спартакиадада Нурлат, Чирмешән һәм Спас районнары командалары катнашты.

Чирмешән районы командасы составында аграр техникум студентлары көч сынашты. 

Барлык төрләрдә дә призывниклар характер, чыдамлык һәм ныклык күрсәттеләр, бу аларга армия хезмәте узу өчен кирәк булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International