"Ватан Геройларына багышлана"дип исемләнгән тантаналы чара

2021 елның 10 декабре, җомга

9 декабрь – Ватан Геройлары көнендә район мәдәният йорты оештырган чарада аларның исемнәре кабат сәхнәдән яңгырады. Якташларыбыз биш Советлар Союзы һәм бер Россия Героен данладылар.

“Пушкин картасы” Федераль программасы кысаларында “Ватан Геройларына багышлана...” исеме астындагы әлеге чарага район үзәге мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары чакырылган. Шушы программаның безнең район буенча координаторы Альмир Жораев балалар игътибарына Советлар Союзы Геройлары Петр Семенович Курасанов, Барый Гали улы Габдрахманов, Иван Никитич Конев, Павел Алексеевич Цаплин, Семен Архипович Ларионов һәм Россия Герое Александр Анатольевич Супонинский турында мәгълүмат җиткерде.  Сүзләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Каһарманнарны бер минут тынлык белән дә искә алдылар. Соңыннан кадетлар Геройлар Аллеясына венок салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International