Инвалидлар декадасы кысаларында мемориаль үзәк хезмәткәрләре «Көчле рухлылар» музей программасы белән Екатерина Сдобнова янында булдылар. Соңыннан кызны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм бүләк – чыбыксыз колакчыннар тапшырдылар.