Безнең авыл үзәгендә кечкенә генә һәйкәл бар. Балаларга һәйкәл. Чирмешәнлеләр аны бик кадерли, бу 1953 елда Чирмешән мәктәбендә янгын вакытында һәлак булган балаларның каберләре. 14 декабрьдә, 68 ел узгач, Орион үзәге, мемориаль үзәк һәм кадет интернат-мәктәбе бу балаларны искә алдылар.
