90 һәм 95 яшькә кадәр яшәгән кешеләрне озын гомерлеләр дип атыйбыз. Һәм, чыннан да, бу кешеләр уникаль, чөнки язмыш аларга балалары, оныклары Һәм оныкчыклары уңышларының һәм җиңүләренең шаһиты булу мөмкинлеген бүләк иткән.
Түбән Кармалка авылында яшәүче Сидорова Клавдия Васильевна, Иске Элмәле авылыннан Степанова Елена Дмитриевна һәм Маськин Сергей Александрович, шулай ук Утыз Имән авылында яшәүче Шәмсетдинова Сәкинә Зәкиулла кызы - 90 яшьлек, Югары Чегодай авылында яшәүче Назыйрова Мәрьям Әюп кызы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бу истәлекле вакыйга белән аларны котларга Түбән Кармалка, Яңа Элмәле һәм Яңа Кади авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Юбилярлар дәрәҗәле кунакларның килүенә сокландылар, аларны үз йортларында җылы каршы алдылар. Бу көнне алар адресына иң җылы, иң ихлас котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады.
Хезмәт ветераннары гомерләренең зур өлешен эшкә биргән. Һәрберсенең хезмәт стажы кырык елдан артык.
Олы яшькә кадәр яшәгәннән соң, гомерләренә мәхәббәт һәм тере кызыксынуны саклаган якты, игелекле, позитив кешеләр булып кала. Бәлки, озак яшәүнең сере шулдадыр да? Еллар узу белән алар рух күтәренкелеген югалтмыйлар, ил һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшиләр.
Юбилярларга нык сәламәтлек, озын-озак елларга рухи күтәренкелек, якын кешеләрнең җылысын һәм елмаюын күрүләрен телибез!