16 декабрь көнне 2нче Чирмешән урта мәктәбе базасында "Экологик дәрес" үтте

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

2нче Чирмешән урта мәктәбе базасында "Экология" милли проекты кысаларында 3нче сыйныф укучылары өчен кызыклы, мавыктыргыч  танып - белү чарасы - "Экологик дәрес" үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гафиева Эльвира Марат кызы). Табигать дөньясына бу экологик сәяхәтне, табигатькә сак караш һәм табигать байлыкларын саклау буенча чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе, 2нче Чирмешән урта мәктәбе һәм "Орион" яшьләр үзәге оештырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Салихова Ләйсән Айрат кызы балалар өчен "ачык дәрес" әзерләде, анда балалар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр. Ә балалар һәм укытучылары Гафиева Эльвира   дәрес һәм бүләкләр өчен кунакларга рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International