20 декабрьдә район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен бәйрәм узды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Кичә, 20 декабрьдә район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен бәйрәм узды. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашучы отличникларны һәм талантлы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Ел азагы - нәтиҗәләр ясау вакыты. Район башлыгының Чыршы бәйрәме дә үзенә күрә бер төрле, чөнки бу бәйрәмгә ел дәвамында төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән балаларны чакыралар. Бу гади генә чара, монда эләгү очраклы түгел. Кемдер олимпиадаларда катнашып, икенчеләре спорт ярышларында район данын яклады.
Бәйрәмгә чакырылган 50 укучыга Кыш Бабай һәм район башлыгы грамоталары һәм татлы пакетлар тапшырдылар.
Балалар игътибарына җыр-бию һәм чын мәгънәсендә Яңа ел символын эзләү белән театраль-музыкаль композиция оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International