Мемориаль үзәктә Проськина Надежда Ивановнага багышланган «Чирмешән җиренең хезмәт кешеләре» дигән чара оештырылды. «Россия Федерациясенең атказанган азык – төлек индустриясе хезмәткәре» Чирмешән май-сыр заводы өлкән мастеры Проськина 30 елдан артык бу заводта эшләгән. Очрашуга Надежда Ивановнаның хезмәттәшләре, туганнары чакырылган иде. Чара ахырында күренекле якташыбыз турында документаль фильм күрсәтелде.