Кармышта ФАП ачылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча безнең районда уникенче фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

2021 елның 20 декабрендә Кармыш авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин, Чирмешән үзәк район хастаханәсе  баш табибы Лилия Шамил кызы Мортазина, Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Исрафил улы Фәтхетдинов катнаштылар.

Дүрт миллион сумга  төшкән модульле фельдшер-акушерлык пункты Азнакайда җитештерелде һәм «Капитан» җәмгыяте белгечләре тарафыннан җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International