Шакиров Нурислам Сәгыйр улы Лашман авылында 1931 елның 21 декабрендә туган. Гаиләдә 3 бала үсәләр, бүген инде юбиляр Нурислам бабай гына исән калган. 1957 елның гыйнварында авылда иң матур кызы Фәһимәгә өйләнә, 65 ел бергә гомер итәләр. Алар ире белән 4 бала - өч ул һәм бер кыз үстерәләр, кызганыч бер уллары инде дөньда юк. Нурислам Сәгыйр улы гомере буе шофер булып эшли, машина йөртү стажы - 42 ел. Ул тормыштан зарланмый, һәр көн өчен Ходайга рәхмәтле. Хәзер аларны "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге социаль хезмәткәре Гыйматдинова Дилә карый.
