22 декабрь көнне атналык планеркада Чирмешән муниципаль районында территорияләрне һәм мәйданчыкларны иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Авыл җирлекләре арасында 1 дәрәҗә диплом һәм 15 000 сумлык акчалата сертификат белән Яңа Элмәле авыл җирлеге бүләкләнде. 2 дәрәҗә диплом һәм 10 000 сумлык акчалата сертификат белән Ивашкино авыл җирлеге бүләкләнде. 3 дәрәҗә диплом һәм 5 000 сумлык акчалата сертификат белән Иске Үтәмеш авыл җирлеге бүләкләнде.
Район оешмалары һәм учреждениеләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
2 дәрәҗә диплом һәм 10 000 сумлык акчалата сертификат белән район мәдәният йорты һәм Чирмешән үзәк китапханәләр системасы бүләкләнде.
Чирмешән "Ландыш" балалар бакчасы, Чирмешән урманчылыгы, 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 5 000 сумлык акчалата сертификат һәм 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.