2021 елның 23 ноябреннән Чирмешән муниципаль районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат башланды һәм 2021 елның 18 гыйнварыннан хатын-кызлар командалары арасында чемпионат нигезендә атна саен үткәрелә. Халык арасында волейболны популярлаштыру максатыннан уеннар район мәдәният йортының спорт залында һәм универсаль спорт залында уза.
Чемпионат ир-атлар командалары арасында - 2022 елның 23 февраленә кадәр, хатын-кызлар командалары арасында 2022 елның 8 мартына кадәр дәвам итәчәк.