Туган тел һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан туган як тарихы музеенда «Самавырда кунакта» дип аталган күргәзмә оештырылды.
Риваять буенча, самавыр Россиягә Голландиядән Петр I алып килгән. Тик документаль таныклыклар буенча ул аның вафатыннан соң ярты гасыр узгач барлыкка килә. Самавырның килеп чыгуына без 16 гасыр ахырында Россиядә барлыкка килгән чәйгә бурычлы. Аның популярлыгы тиз үсә, 19 гасырда Русьтә чәй иң популяр эчемлек санала.