"Орион" яшьләр үзәгендә "Коррупциягә каршы иҗат!" Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Конкурсның максаты - коррупциягә каршы иҗтимагый фикер формалаштыру, хокукый культураны күтәрү, иҗади инициативаны һәм фикерләүне үстерү.
Чирмешән яшьләре бу чарага карата кызыксыну белдерделәр һәм рәсемнәрдә, эссэдә коррупциягә үз карашларын чагылдырдылар. Эшләр төрле, бер-берсенә охшамаган кызыклы. Компетентлы жюри конкурста катнашучыларның иҗади эшләрен бәяләде.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Шәфикова Рәмзия - Иң яхшы рәсем өчен
1 урын - Абдуллин Данияр - Иң яхшы эссе өчен
2 урын -Гыймранова Алсу - Иң яхшы рәсем өчен
3 урын - Матвеева Елена.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар белән бүләкләнде
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.