Яңа ел-тылсымлы бәйрәм. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккатыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Өлкәннәр дә, бәйрәм кәефен тоеп, әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның ихлас соклану һәм шатлыгын тагын да тулылана. 31 декабрь көнне Чирмешән авылының Яшьләр мәйданчыгында үгез елын озаттылар һәм яңа 2022 елны каршы алдылар.
Күңелле Яңа ел бәйгеләре һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән, һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйләннән торган күңел ачу программасы барлык катнашучыларның кәефен күтәрде.
Мәйдан уртасында күркәм чыршы балкый, ә заманча музыка кәефләрне тагын да күтәрә, бәйрәм кәефе өсти. Котлау сүзләре белән Кыш Бабай һәм Кар кызы да чыгыш ясады.
Район башлыгы исеменнән якынлашып килүче 2022 нче ел белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин котлады.
Чара кунаклары актив катнаштылар. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.