Күпләр кышны ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты, чөнки кыш көне генә чанада, чаңгыда, тимераякта шуу, кар көртләренә уйнау, кардан ныгытма кору, кар бабай ясау мөмкинлеге бар.
3 нче гыйнвар көнне Чирмешәндә үзәк чыршы янында күңел ачу чарасы узды, анда Әккәрәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм «Күңелле автобус» проекты буенча эстафета рәвешендә үткәрелде. Эстафетада балалар бер-берсенә ярдәм итеп, җитезлек һәм зирәклеккә, тизлеккә биремнәрне үтәүдә актив катнаштылар.
Бәйрәм флешмоб һәм фотога төшү белән тәмамланды.