Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 5 гыйнваре 18 сәгатьтән 6 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2022 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә көнчыгыш һәм төньяк районнарда минималь һава температурасы -25..-30˚;
- төнлә һәм көндез томан; күз күреме начараюы белән буран; көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр көчле җил.;
- көндез бозлавык; юлларда кар көртләре.