7 гыйнварда чирмешәнлеләр һәм район кунаклары Яшьләр мәйданчыгында Раштуа бәйрәмен зурлап уздырдылар. Мул уңыш, сәламәтлек, гаиләдә татулык теләп, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, үзешчән сәнгать артистлары җырлар башкарды.
Чыгыш ясаучылар кунаклар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм биеделәр. Колядкаларда төрле яшьтәге кешеләр катнашты.
Мондый бай гореф-гадәтләр, йолалар белән билгеләп үтелә торган - Раштуа кебек бәйрәм юктыр.
"Колядканың асылы-кешеләрне күңел ачуның борынгы гадәте. Бәйрәм күңелле үтте. Һәм без аны хуплыйбыз", - дип билгеләп үтте концертта катнашучы Марина Лазарчук.
Чарада кәеф күтәрелде. Кунаклар борынгы рус гореф-гадәтләре белән генә танышып калмыйча, конкурсларда һәм уеннарда да катнаштылар.
Кунаклар кайнар чәй һәм хуш исле коймак белән сыйландылар.
Чирмешәндә Раштуа бәйрәме уздыру күркәм традициягә әйләнде, ул елдан-ел кызыграк һәм масштаблырак уза.