2022 елның гыйнвар башында юбилейларын билгеләп үтүче якташларыбызга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исемннән котлау хатлары һәи истәлек бүләге тапшырдылар. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин - Минхәерова Нәкыя Хөсәен кызын, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов Иске Кади авылында яшәүче Зарипова Мөсәвәрә Шәйдулла кызын һәм Шәймәрдәнова Затия Мостафа кызын өйләренә барып котладылар.