Китапханәдә Яңа ел

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел каникулларында күп кенә филиалларда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бәйрәм чаралары узды. Чарада катнашучылар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Күңелле эстафеталарда, интеллектуаль викториналарда катнаштылар, бик күп яңа мәгълүмат тупладылар.

 Лашман китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Яңа ел шигырьләре конкурсы" оештырылды.

 9 нчы гыйнвар көнне «күңелле автобус» акциясе кысаларында Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсенә Күтәмә, Иске Үтәмеш, Яңа Кәминкә авылы укучылары килде. Урта сыйныф укучылары өчен «Китапханә илендә Яңа ел» дип аталган танып - белү чарасы, кече сыйныф укучылары өчен «Раштуа утырмалары» исемле уен чарасы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International